Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан гимны сүзләренә бәйге башлана


Бүгеннән Татарстан гимны сүзләренә иҗади бәйге башлана. Татар-информ хәбәр итүенчә, аны 1 гыйнвардан 31 декабрьгә кадәр уздыру тәкъдим ителә.

Гимн тексты туган илне ярату, тарихка, халыклар дуслыгына, аларның мәдәни һәм көнкүреш гадәтләренә хөрмәт белән сугарылырга тиеш.

Бәйге ике этапка бүленә. Беренчесендә иң яхшы өч шигырьне сайлап алсалар, икенчесендә шулар арасыннан җиңүче билгеләнә.

Гимн сүзләре бер яки ике дәүләт телендә тәкъдим ителә ала.
XS
SM
MD
LG