18 апрельдә әдәбият галиме, археограф, текстолог, филология фәннәре докторы, шәҗәрәче галим Марсель Әхмәтҗанов вафат булды. Алты ел элек ул Азатлык Радиосына фән, болгарчылык, татар-башкорт мөнәсәбәте һәм Татарстан сәясәте турында сөйләгән иде.
Азатлык Радиосы журналисты Алсу Кормашның азат ителүенә 5 ай. Ул әкренләп гадәти тормышка кайтып бара. Ничек бара бу эш, ниләр кичерә ул, алга таба нишләргә җыена? Башыннан узганнары, хисләре турында ул Азатлык Радиосы укучылары белән уртаклашты.
Муса Акъегет татар һәм төрек тарихында зур эз калдырган, әмма киң җәмәгатьчелеккә аны таныту эше сүлпән бара. Галимнәр дә бу киңкырлы шәхескә бәйле мәгълүмат табу авырлык белән бара дип әйтә. Соңгы елларда аның турында ниләр ачыкланган һәм аның кабере ни өчен һаман да табылмаган?
Татар иҗтимагый үзәге рәисе Фәрит Зәкиев юбилеен ялгыз каршы алды. Милли хәрәкәткә килеп кергәндә ул картлыгын ничек күзаллаган? Милләт эшләре белән йөреп, мәхкәмәләрдә хөкем ителеп, төрлечә кыйналса, камчыланса да, ул милләт өчен көрәшен дәвам иттерә. Ни өчен? Авыру, өлкән килеш көчне каян таба?
Зөфәр Зәйнуллин Азат милләтләр лигасында Татарстанның бәйсезлеге өчен ачыктан ачык көрәшә башлады. Нәрсә этәргән аны моңа? Латвиянең башка татарлары моны ничек кабул иткән? Вакытында Зәки Зәйнуллин Казанга кайтып киткән кебек, ул Европадагы рәхәт тормышын калдырачакмы? Азатлык аның белән сөйләште.
Румыния татары, тарихчы Добруҗа җирлегендә яшәүче кырымтатарларның яшәеше, проблемнары, телне югалта барулары турында Азатлык Радиосына сөйләде.
Русия Украинага каршы сугыш башланнан соң Башкортстанда яшәүче ирле-хатынлы Шөһрәт Ханнанов һәм Гөлназ Рәхимкулова Кыпрыска күчеп киткәннәр һәм сугышка каршы сәяси активизм белән шөгыльләнә башлаганнар. Алар Азатлыкка милли хисләре уянуы, туган якка кайсы очракта кайтачаклары турында сөйләде.
Русия Украинага басып кергәннән бирле журналист Фәридә Корбангалиева Путин режимы кылган җинаятьләр турында курыкмыйча яза. Бу җавапсыз калмады, әлбәттә. Русия хакимияте аннан дошман ясады, террорчы һәм экстремист дип атады. Ул моны ничек кабул итте, тормышы ничек үзгәрде?
Соңгы айларда Төркиядә вакытлы яшәү рөхсәтен (ВНЖ) озайтмау сәбәпле, күп кенә русияле башка илгә китәргә мәҗбүр булды. Азатлык сөйләшкән бер татар ханымы да гаиләсе белән Сербиягә китте. Ул Төркиянең кагыйдәләрне гел үзгәртеп торуы һәм илгә килеп-китүе турында сөйләде.
Фәрит Зәкиев үзенә карата ачылган җинаять эше, Төркиядән Русиягә депортацияләү куркынычы янавы һәм Франциядә сәяси сыену алырга теләве турында Азатлыкка сөйләде.
Киевта "Русиянең колониаль халыкларының хокуклары" дигән конференция узды
дәвам