Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанның Финляндиядәге элекке сәүдә вәкиле Авубәкер Магжановны дәүләткә хыянәт итүдә гаеплиләр


Авубәкер Магжанов
Авубәкер Магжанов

"Медиазона" мәгълүматынча, Мәскәүдәге мәхкәмә аны 2024 елның 22 маенда ук кулга алган.

Мәскәүнең Лефортово районы мәхкәмәсе 2024 елның 22 маенда ук Татарстанның Финляндиядәге элекке сәүдә-икътисад вәкиле Авубәкер Магжановны дәүләткә хыянәт итү маддәсе нигезендә тикшерү изоляторына җибәрү карары чыгарган. Бу хакта "Медиазона" яза. Моңарчы бу тоткарлау турында хәбәр ителмәде.

Журналистлар мәгълүматынча, Магжанов Лефортово тикшерү изоляторында бер елга якын утыра. Быел мартта аны сак астында тотуны озайтканнар.

Авубәкер Магжановка 77 яшь. 1994-1999 елларда Финляндиядә Сәүдә вәкиллегендә бүлек мөдире булып эшләгән, 2000-2016 елларда Татарстанның Финляндиядәге сәүдә-икътисад вәкиле булган. Татар-информ элегрәк язуынча, "ул Финляндиядә Татарстанның сәүдә-икътисад мәнфәгатьләрен яклау, потенциаль партнерлар һәм инвесторлар эзләү, республикалар арасында сәүдә-искътисад элемтәләрен урнаштыру белән шөгыльләнгән".

2016 елда Магжановны вазифасыннан алганнар.

2023 елның августында RT дәүләт телеканалы фин махсус хезмәтләре Һелсинкида Русия дипломатларына шымчылык итәләр дип видео чыгарды. Анда Магжанов та телгә алына. Телеканал мәгълүматынча, аны Финляндиянең иминлек полициясе үз ягына аударган һәм Магжанов Porno-köpi һәм Kyösti тәхәллүсе белән эшләгән.

RT белдерүенчә, пенсиягә чыкканнан соң Магжанов Кыпрыска күчеп киткән, ләкин Финляндиягә йөреп, җирле махсус хезмәтләргә илдә русияләр, бигрәк тә "урыс телле мөселманнар" турында мәгълүмат тапшырып торган. 2024 елда аның ничек тоткарланганы билгеле түгел, эчке эшләр министрлыгының эзләү исемлегендә күренми.

Магжановның кызы Ольга "Медиазонага" әти белән исем-фамилиясе бер булган кеше кулга алынгандыр дип әйткән, ә RT репортажына сылтама биргәч, журналистның номерын томалап куйган.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG