Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тибетта Кытайдан мәктәпләргә тибет телен кайтаруны таләп итәләр


Тибет, архив фотосы
Тибет, архив фотосы

Пекин тибет халкының үз телен куллануга хокукы бар дип ышандырса да, чынлыкта бу тел кысрыклана, ди белгечләр. Интернет кулланучылары мәктәпләрдә тибет теле укытылуын торгызырга таләп итәләр.

Кытай хөкүмәте Тибетта тибет телен куллану хокукы гарантияләнгән дигән рәсми документны чыгарганнан соң, йөзләгән тибетлы социаль челтәрләрдә мәктәпләрдә үз телләрен укытуны яңадан торгызуны таләп итте. Бу хакта Азат Азия радиосы хәбәр итә.

28 март көнне Кытай хакимияте Тибеттагы кеше хокукларына багышланган документ чыгарган. Анда тибет теле дәүләт документларында, медиа чараларында һәм мәктәпләрдә киң кулланыла, төбәктәге башлангыч һәм урта мәктәпләрдә кытай һәм тибет телләре курслары алып барыла дип белдерелә.

Кытай чыгарган бу белдерүләргә җавап итеп, тибетлылар WeChat социаль челтәрендә әлеге документ турында фикер алышкан видеолар астында меңнәрчә тәнкыйди фикерләр калдырды.

— Тибет язуы һәм теле халкыбызның борынгы, бай тарихын һәм мәдәниятен үз эченә ала. Әмма хәзерге вакытта тибет теле көллиятләргә керү имтиханнарында кулланылмый, күп эш урыннарында да бу телнең әһәмияте юкка чыга бара, — дип әйтелә бер язмаларның берсендә.

Белгечләр һәм социаль челтәрләр кулланучылары Кытай белдерүләренең дөреслеккә туры килмәвен әйтеп килә. Чынлыкта Кытай тибет телен актив рәвештә кысрыклый һәм бу Тибет мәдәниятен тулысынча юкка чыгару планының бер өлеше, дип саный алар.

Аерым алганда, 2020 елда Тибеттагы барлык башлангыч һәм урта мәктәпләрдә төп укыту теле итеп кытай теле билгеләнгән иде. Бу рәсми рәвештә "ике телле белем бирү" дип аталса да, чынбарлыкта кытай теле күпкә күбрәк кулланыла.

2023 елда көллиятләргә керү имтиханнары кытай телендә генә үткәрелә башлады. Бу тибет балалары кебек милли азчылык вәкилләренә авырлык тудырды, элек аларга имтиханнарны үз ана телләрендә бирү рөхсәт ителгән иде.

Бәйсез күзәтүчеләр һәм белгечләр дә Пекинның тибет телен актив рәвештә кысрыклавын раслый, ди Азат Азия радиосы.

— Кытай хакимияте тибет телен көндәлек тормышта файдасыз дәрәҗәгә җиткерү өчен барысын да эшли. Хәзер ул белем алу һәм эш табу өчен дә кирәксез телгә әйләндерелә, — дип белдерде радиога Тибет сәясәте институты мөдире Дава Церинг.

Кытайның Тибеттагы кеше хокуклары турындагы белдерүләре чынбарлыкны чагылдырмавын Human Rights Watch оешмасы да раслый.

— Соңгы ике дистә елда Кытай хөкүмәте милли азчылыкларны көчләп ассимиляцияләү юнәлешендә зур тырышлык куя, һәм шул максаттан тибет халкына контрольне кискен көчәйтте, — дип белдерде Human Rights Watch оешмасының Кытай буенча мөдир урынбасары Майя Ван.

  • Кытай чит ил кешеләренә Тибетка керүне чикләде, бу урыннардагы хәлне бәяләүне катлауландыра.
  • АКШ Кытайга басым ясап, Тибетка керү мөмкинлеген ачуны таләп итә. 31 март көнне АКШ дәүләт сәркатибе Марко Рубио Вашингтонның Кытай рәсми затларына карата виза чикләүләре кертәчәген белдерде. Бу чикләүләр Тибетка американ дипломатлары, журналистлар һәм башка халыкара күзәтүчеләрне кертүне чикләргә тырышкан кытай түрәләренә кагыла.
  • Һиндстанда урнашкан Тибет Үзәк идарәсе (сөргендәге Тибет хөкүмәте) вәкиле Тензин Лекшай АКШның бу адымын хуплады һәм аны "вакытында ясалган" карар дип атады.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә?Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG